Хәрби-диңгез парадының төп өлеше алдыннан Президент "Русия Федерациясе диңгез доктринасын раслау турында"гы Указга һәм "Русия Хәрби-диңгез флотының Корабель уставын раслау турында" Указга кул куйды. Документларны имзалау тантанасы Петропавлов крепостенда урнашкан Санкт-Петербург тарихы дәүләт музее бинасында узды.
Моннан алда бу көнне Владимир Путин катерда Фин култыгы акваториясендә һәм Кронштадт рейдында хәрби корабларның парад линиясен йөреп чыкты, аларның шәхси составын Хәрби-диңгез флоты көне белән котлады. 2022 елда Русия Хәрби-диңгез флотының төп парадында 40 тан артык кораб, катер һәм су асты көймәләре, шулай ук 42 һава судносы һәм 3,5 меңнән артык хәрби хезмәткәр катнашты.