Новости
21 Июля 2022, 05:48

Балалар белән очрашу

«Зур үзгәрешләр» бөтенрусия конкурсы –  илдә балалар өчен иң массакүләм проект.

Балалар белән очрашуБалалар белән очрашу
Балалар белән очрашу

Владимир Путин видеоконференция режимында 5-7 нче сыйныф укучылары -- «Зур үзгәрешләр» бөтенрусия конкурсында катнашучылар белән очрашты. Балалар финалда катнашу өчен «Артек» Халыкара балалар үзәгендә җыелган иде.

«Зур үзгәрешләр» бөтенрусия конкурсы – актив тормыш һәм социаль позиция, стандарт булмаган фикерләүгә һәм иҗади сәләткә ия укучыларны ачыклау максатыннан оештырылучы,  балалар һәм яшүсмерләр өчен илдә иң массакүләм проект. 2022 елда аның төрле тематик юнәлешләрендә төрле яшьтәге өч миллионга якын мәктәп укучысы һәм 700 меңнән артык көллият студенты катнаша.

17 июльдән 20 июльгә кадәр “Артек”та 5-7 нче сыйныф укучылары өчен “Зур үзгәрешләр” трегы финалы, шулай ук халыкара бәйге трегы узды. 5-7 сыйныф укучылары арасында 300  җиңүче билгеләнде. Алар "Зур үзгәрешләр" поездында  – Санкт-Петербургтан Владивостокка кадәр һәм киресенчә – Русиянең эре шәһәрләрендә тукталышлар белән белем бирү сәяхәтенә китәчәк.

Балалар белән очрашу
Балалар белән очрашу
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас