0 °С
Болытлы
Соңгы тәүлек эчендә Русиядә таҗ белән хастаханәгә ятучылар саны 1337 кешегә җиткән, бу, алдагы көн белән чагыштырганда, 132,5 процентка күбрәк. Бу хакта Telegramдагы оператив штаб хәбәр итә. Табиблар 67 мең тест ясап, COVID-19 вирусы йоктыруның 4,2 мең яңа очрагын ачыклаган.
Табиблар Мәскәүдә коронавирус белән авырган биш кешедә исә вирусның "Кентавр" дип аталган төрен тапканнар, дип хәбәр итә Роспотребнадзорның матбугат хезмәте. Шөкер, барлык пациентларның да авыруы җиңел формада уза. Авыручылар арасында хастаханәгә ятучылар юк.
Фото: https://www.firestock.ru.