Узган ел Башкортстанда мәдәни чараларга килүчеләр саны 80 млн. кеше тәшкил иткән, һәм бу иң югары күрсәткечләрнең берсе.
Әлеге хакта социаль челтәрләрдә Башкортстан хөкүмәтенең премьер-министры Андрей Назаров хәбәр итте. Ул билгеләп үткәнчә, мәдәни өлкә -- ил үсешенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе, республикада мәдәният үсеш алган.
Әйтик, сәнгатьнең һәр юнәлеше буенча бездә фестиваль хәрәкәте формалашкан.
Башкортстан артистлары республиканы бөтен Русия һәм дөнья буйлап актив тәкъдим итә, төбәкнең мәдәният учреждениеләре якын чит илләр белән элемтәләрне үстерә.
Тармакны үстерү стратегиясе "Башкортстанда мәдәният һәм сәнгатьне үстерү" дәүләт программасында 2028 елга кадәр чагылыш тапкан. Ул профессиональ сәнгатьне һәм халык иҗатын үстерү, мәдәни мирасны саклау, яшьләрнең мәдәни потенциалын үстерү һәм башка юнәлешләрне үз эченә ала.