Барлык яңалыклар
Новости
18 июль 2022, 11:04

"Санлы кафедра" проекты нәрсә ул?

Башкортстанның өч югары уку йорты “Санлы кафедралар” федераль проектына керде.

"Санлы кафедра" проекты нәрсә ул?
"Санлы кафедра" проекты нәрсә ул?

Башкорт медуниверситеты, Башкорт дәүләт университеты һәм Уфа нефть университеты "Санлы икътисад" илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында  "Санлы кафедралар" федераль проектына керде. Бу -- студентлар өчен  өстәмә белем алу, булган белемнәрен сынап карау яисә  мәгълүмат технологияләре өлкәсендә белем алу, квалификацияне күтәрү, яңа танышлыклар булдыру өчен бик яхшы мөмкинлек. Проектның өстенлеге -- барлык дәресләрнең яртысын кимендә өч ел эш тәҗрибәсе булган IT-белгечләр уздыра. Бу хакта Башкортстан Республикасы дәүләт идарәсенең санлы үсеш министрлыгы хәбәр итә. Проект  офлайн-режимда да, онлайн да уза. Студентлар өчен укытуның мәҗбүри элементы булып һөнәри осталыкка практика узу тора.

"Санлы кафедра" проекты нәрсә ул?
"Санлы кафедра" проекты нәрсә ул?
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: