0 °С
Болытлы
Уфада машиналар урлау саны арткан, дип хәбәр итә башкаланың ЮХИДИендә. Беренче ярты елда 62 машина урланганнар. Аларның 56 ын полиция кире кайтара алган. Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары буенча, хәзер 10 транспорт чарасы эзләүдә. Автомобиль урлау очраклары аеруча шәһәрнең Орджоникидзе һәм Калинин районнары территориясендә еш була.
Чыганак: Башинформ.