Якын арада Русия-Төркия лидерларының югары дәрәҗәдә очрашуы көтелә. Путин һәм Эрдоган шул чара алдыннан үзара кызыксыну тудырган мәсьәләләр комплексын карадылар. Икътисадый хезмәттәшлекне алга таба активлаштыру бурычына аерым игътибар бирелде, шул исәптән аның шартнамәчел-хокукый базасын камилләштерү, сәүдә күләмен арттыру һәм исәп-хисапта милли валюталарны куллану, шулай ук Русиядән энергия чыганакларын өзлексез китереп торуны дәвам итү исәпкә алынды.
Ике яклы хөкүмәтара комиссия рәистәшләре һәм профильле ведомстволар җитәкчеләре дәрәҗәсендә бу юнәлешләрдә тыгыз хезмәттәшлек турында сөйләшенде. Украина тирәсендәге вәзгыять буенча фикер алышу дәвам итте, шул исәптән Кара диңгездә суднолар йөрешенең куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм бөртеклеләрне дөнья базарларына экспортлау буенча тырышлыкны координацияләү турында сүз булды.
Фотода: Төркия Республикасы Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган.