Башкортстанның Уфа районындагы Мөдәррис авылында июль аенда тантаналы рәвештә фельдшер-акушерлык пункты (ФАП) ачылды. Ул «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының «Русия Федерациясе сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» федераль проекты буенча төзелде. Бу хакта төбәк Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә.
Хәзер җирле халык яңа ФАПта медицина ярдәме ала алачак, анда инженерлык коммуникацияләре һәм кирәкле җиһазлар урнаштырылган.
"Без ышанабыз, яңа бинада барысына да бик уңайлы булачак, ә интернетка тоташу фельдшерга телемедицина консультацияләре үткәрергә һәм пациентларның медицина карталарын электрон рәвештә алып барырга мөмкинлек бирәчәк", -- ди 21 нче шәһәр клиник хастаханәсенең баш табибы Ринат Нагаев.