

Владимир Путин Кремльдә "Русия лидерлары" конкурсы җиңүчеләре белән очрашты, аның финалы 26-29 майда Мәскәүдә узган иде.
"Русия лидерлары" -- перспектив җитәкчеләрне ачыклауга, үстерүгә һәм яклауга юнәлтелгән. Ул -- "Русия -- мөмкинлекләр иле" Президент платформасының флагман проекты. Анда катнашучыларга мәгариф гранты алу, бизнес һәм дәүләт идарәсе лидерлары арасыннан остаз белән эшләү, илнең кадрлар идарә резервына эләгү мөмкинлеге бирелә.
2017 елдан бирле уздырыла торган конкурс дүртенче тапкыр узды һәм беренче тапкыр сигез трекка бүленде: «Бизнес һәм сәнәгать», «Дәүләт идарәсе», «Фән», «Сәламәтлек саклау», «Мәдәният», «Мәгълүмати технологияләр», «Студентлар» һәм «Халыкара эшчәнлек». Аның нәтиҗәләре буенча 106 кеше җиңүче булды, бу -- 32 Русия төбәге һәм өч чит ил вәкиллләре.