Барлык яңалыклар
Новости
8 июль 2022, 22:52

Санкцияләргә карамастан нефть-газ чыгару кимеми

Русиянең энергокомпанияләре Евросоюз ягыннан  кертелгән нефть эмбаргосына әзер булырга тиеш.

Санкцияләргә карамастан нефть-газ чыгару кимеми
Санкцияләргә карамастан нефть-газ чыгару кимеми

Русиянең энергокомпанияләре Евросоюз ягыннан безгә каршы кертелгән нефть эмбаргосына әзер булырга тиеш. Бу хакта Русия Президенты Владимир Путин Хөкүмәт әгъзалары белән узган киңәшмәдә белдерде.

– Шушы көннәрдә, билгеле булганча, Евросоюз нефть эмбаргосы белән Русиягә каршы чираттагы санкция пакетын кертте. Бу карарга илебез компанияләре әзер булырга тиеш, – диде Владимир Путин.

Шуның белән бергә, ул илдә нефть җитештерү күләмнәре артуын да белдерде.  Ел башыннан нефть чыгару дәрәҗәсе узган ел күрсәткеченнән 3,5 процентка артып китте. Гыйнвар-май айларында газ чыгару кимегән, әмма аз гына – нибары 2 процентка, – дип билгеләп үткән Владимир Путин.

Русия лидеры ассызыклаганча, ил җитештерүчеләре үз өсләренә алган йөкләмәләрне үтәүгә җаваплы карый, әмма Көнбатышның Русия энергия ресурсларыннан баш тартырга өндәүләре аркасында дөнья базарлары элеккечә үк бизгәк йоктыра. Ул чикләүләрне дәвам итү дөнья икътисады өчен катастрофик нәтиҗәләргә китерергә мөмкинлеген дә белдерде.

Эмбарго – теге яки бу илгә нинди дә булса товарлар, хезмәт күрсәтүләр, валюта һәм башка кыйммәтләрне кертүне яки чыгаруны тыю. Эмбарго, кагыйдә буларак, 12 айга кабул ителә, әмма еш кына вакыт озайтыла һәм тыю чараларының гамәле берничә дистә елга кадәр дәвам итәргә мөмкин.

 

Фото: rueconomics.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: