+2 °С
Кар
Ахрысы, җәй җитә. Озакка сузылган болытлы һәм салкынча көннәр артта калырдыр.
Ял һәм бәйрәм көннәрендә Башкортстанга озак көтелгән эссе һава торышы киләчәк, ди синоптиклар. Башгидрометцентр мәгълүматлары буенча, субтропик җылылык таралу белән регионда һава температурасы төнлә 11-16° градуска кадәр, көндез 25-30 градуска гакадәр күтәреләчәк. Тәүлек буенча уртача температура нормадан 2-4 градуска югарырак булачак. Бу көннәрдә шулай ук явым-төшемнәр көтелми. Ничек кенә булмасын, җәй сагындырды, бик сагындырды.