Новости
7 Июля 2022, 18:37

Мөфтәдин Гыйләҗев музее ачылды

Дүртөйле районының Түбән Аташ авылы мәдәният йортында Мөфтәдин Гыйләҗев истәлегенә музей оештырганнар.

Мөфтәдин Гыйләҗев музее ачылдыМөфтәдин Гыйләҗев музее ачылды
Мөфтәдин Гыйләҗев музее ачылды
Дүртөйле районының Түбән Аташ авылы мәдәният йортында танылган композитор-җырчы, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе һәм БАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре Мөфтәдин Гыйләҗев музее ачылды. Проект "Атайсал" хәйрия проекты кысаларында гамәлгә ашырылды. Инициатор булып авыл җирлеге депутаты Ришат Имаев чыгыш ясады. Тантанага  Дүртөйле район хакимияте башлыгы Риф Йосыпов, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтов, композиторның хатыны, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәрзәнә Гыйләҗева килгән иде.
Концерт программасында композиторның җырлары яңгырады.
Музейда бай экспозиция булдырылган: композиторның иҗаты турында сөйли торган бик күп кызыклы документлар, көнкүреш әйберләре, шәхси әйберләре, хатлары, фотосурәтләре куелган.
Мөфтәдин Гыйләҗев -- 300 дән артык популяр җыр һәм романслар авторы. Аның «Сарманай», «Әл дә дуслар бар», «Сагындыра туган яҡ», «Әрем исе, әрем тәмнәре»,  «Мин әнкәемне төшемдә күрдем» һәм башка  әсәрләре башкорт һәм татар мәдәниятенең алтын фондына кергән, аларны эстрада йолдызлары башкара.
Чыганак: Башинформ.
Мөфтәдин Гыйләҗев музее ачылды
Мөфтәдин Гыйләҗев музее ачылды
Мөфтәдин Гыйләҗев музее ачылды
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас