+2 °С
Болытлы
Русия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Үзбәкстан Республикасы Президенты Шәүкәт Мирзиев белән телефоннан сөйләшүе булды. Шул исәптән сәүдә-икътисадый өлкәдәге кайбер актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышынды. Русия-Үзбәкстан стратегик партнёрлыгын һәм союздашлыгын алга таба ныгытуга икеяклы теләктәшлек белдерелде. Россия ягыннан Үзбәкстан җитәкчелегенең Каракалпакстандагы хәлне стабильләштерү буенча тырышлыгына ярдәм күрсәтү турында сүз булды. Шулай ук киләчәк элемтәләр графигы да тикшерелде.