Барлык яңалыклар
Новости
5 июль 2022, 08:48

“Кояш автомобиле” – нәрсә ул?

Бензин салмыйча гына да йөри торган автомобиль булса... Белер идек без нишләргә!

“Кояш автомобиле” – нәрсә ул?
“Кояш автомобиле” – нәрсә ул?

9 июньдә Lightyear компаниясе кояш энергиясе белән туклана торган дөньяда беренче автомобильне тамашачылар игътибарына чыгарды. “Lightyear 0” дип аталган әлеге автомобиль бер сәгать эчендә 10 чакрым ара үтәрлек кояш энергиясен үзенә җыя. Көн эчендә ул 70 чакрым ара үтәргә сәләтле. Шунысын да истә тотарга кирәк: никадәр кояшлырак төбәктә яшисәң, “кояш автомобиле” шулкадәр зуррак ара үтәчәк. Белгечләр фикеренчә, бу зур шәһәрләрдә яшәп, машиналарын эшкә бару һәм эштән кайту өчен генә файдаланучы шәһәр кешеләре өчен аеруча уңайлы, чөнки автомобиль парковкада көн буена Кояш энергиясен җыеп утыра. Өстәвенә, мондый “ягулык” өчен бер тиен дә түләргә кирәкми.

“Бу автомобиль безнең климат өчен түгел. Башкортстанда ярты ел буена кар-буран, хәтта җәйләрен дә Кояш күргән юк, болыт та яңгыр”, – дип каш җыеручылар да табылыр. Борчылмагыз. Нәкъ безнеке кебек катлаулы һава шартларында яшәүчеләр өчен “кояш автомобиле” электр аккумуляторы белән җиһазландырылган. Ул сәгатенә 110 чакрым тизлек белән 560 чакрым ара үтәргә мөмкинлек бирә. Гади өй электр розеткасыннан аккумуляторны бер сәгать эчендә 32 чакрым үтәрлек итеп “тукландырырга” була, ә тиз тукландыручы заманча кулланмалар аны бер сәгатьтә 520 чакрым ара үтәрлек хәлгә китерергә мөмкин.

Шулай да бер “эские” бар.  “Lightyear 0” автомобиле бүген 250 мең евро тора. Әлегә барлыгы 946 шундый “кояш автомобиле” җитештерү планлаштырыла. Аларның беренче партиясе 2022 елның ноябрендә автомобильчеләр кулына барып ирешергә тиеш. Әгәр “Lightyear 0” сериягә кереп китсә, аның бәясе 30 мең долларга кадәр төшәчәк, дип фаразлый җитештерүчеләр.

Фото:  new-science.ru

“Кояш автомобиле” – нәрсә ул?
“Кояш автомобиле” – нәрсә ул?
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: