Барлык яңалыклар
Новости
4 июль 2022, 10:32

Акулалар котыра

Мисырда су коенганда ике ханым акула корбаны булган. Акулаларның яр буена килү сәбәбе сарыкларда, дип аңлата белгечләр.

Акулалар котыра
Акулалар котыра

1нче июльдә Мисырның Хургада шәһәрендә булган. Диңгездә су коенган өлкән яшьтәге ханымга акула һөҗүм итеп, аның  кулын һәм аягын акула өзеп алган. Шаһитлар әйтүенчә, ул кычкыра да, ярдәмгә дә чакыра алмаган, авырту шогыннан җан биргән. Матбугат чаралары язуынча, 68 яшьләрдәге австралияле бу ханым берничә ел Мисырда яшәгән булган.

Күп тә үтми, шул ук Хургадада, фаҗига урыныннан 600 метр ераклыкта 40 яшьләрдәге бер ханымга янә акула ташланган, ул ханым да һәлак булган. Ачыклануынча, ул Румыниядән ял итәргә килгән. 

РФ генконсуллыгы мәгълүматлары буенча, ике үлем очрагы да 1 июльдә теркәлгән, ә 3 июльдә  Хургада пляжларында яңадан акулалар күренә башлаган.

Мисыр курортларында  акулалар, гадәттә, сирәк һөҗүм итә. Әмма Кызыл диңгездә йөрүче  суднолар еш кына органик калдыклар ташлаучан. "Кызыл диңгез -- Австралиядән һәм Яңа Зеландиядән Европага Сүәеш каналы аша бердәнбер чыгу урыны. Сарык түшкәләре алып кайтканда, еш кына эсселек сәбәпле рефрижераторлар сафтан чыга. Капитаннар бозылган түшкәләрне диңгезгә ташларга мәҗбүр.  Акулалар, шулай итеп, бушлай азык ала, бу иткә ияләшәләр, һәм бу гадәт аларны кешеләр коена торган яр буена  әйди", -- дип аңлата Алексан Мкртчян (Туристлык агентлыклары альянсы вице-президенты).

Соңгы тапкыр акулалар Мисырда кешеләргә 2020 елда һөҗүм иткән булган. 

Чыганаклар: РИА, Лента.ру.

 

Акулалар котыра
Акулалар котыра
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: