Барлык яңалыклар
Новости
3 июль 2022, 08:57

Шүлгәнташта зур вакыйга

9-10 июльдә Башкортстанда Халыкара фундаменталь фәннәр елын (IYBSSD-2022) һәм уникаль «Шүлгәнташ» тарихи-мәдәни комплексын ачу тантанасы көтелә. Анда чит ил вәкилләре, Русия фән һәм мәдәният эшлеклеләре,  дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре һәм күренекле галимнәр катнашачак.

Шүлгәнташта зур вакыйга
Шүлгәнташта зур вакыйга

9-10 июльдә Башкортстанда мөһим вакыйга. Тотрыклы үсеш мәнфәгатьләрендә Халыкара фундаменталь фәннәр елын (International Year of Basic Sciences for Sustainable Development (IYBSSD-2022)) һәм уникаль «Шүлгәнташ» тарихи-мәдәни комплексын ачу тантанасы көтелә.

Чаралар "Фән һәм университетлар" илкүләм проекты максатлары буенча тормышка ашырыла. БМО Генераль ассамблеясе 2021 елның ноябрендә тотрыклы үсеш мәнфәгатьләрендә 2022 елны Халыкара фундаменталь фәннәр елы дип игълан итү турында резолюция кабул иткән иде. Үткәрү вакыты -- 2022 елның 1 июленнән 2023 елның 20 июненә кадәр.

Фән елын рәсми ачу Парижда ЮНЕСКО штаб-фатирында 8 июльдә планлаштырыла.  РФ хөкүмәте белән килештереп, Русиядә чаралар координаторы итеп Русия Фәннәр академиясе билгеләнде.

Чарада Катардан, Казакъстаннан, Белоруссиядән, Ираннан, Үзбәкстаннан, Әзербәйҗаннан, Монголиядән, КХРдан, Төркиядән илчеләр, шулай ук дустанә илләрнең  академияләре президентлары, Русиянең әйдәп баручы музейлары директорлары, танылган дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре һәм күренекле галимнәр катнашачак.

Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: