Барлык яңалыклар
Новости
3 июль 2022, 09:10

Мәскәүдә сабантуй үтте

Мәскәү сабантуенда Башкортстан делегациясе дә катнашкан.

Мәскәүдә сабантуй үтте
Мәскәүдә сабантуй үтте

Мәскәүнең  “Коломенское” музей-тыюлыгы территориясендә гомумшәһәр сабантуе узды. Чарада Башкортстан делегациясе дә катнашты. Аның составында Федерация Советының фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты рәисе Лилия Гомәрова, Дәүләт Думасы депутаты Эльвира Аиткулова, БР мәдәният министры Әминә Шәфыйкова, район администрацияләре башлыклары, башкорт эстрадасы йолдызлары һ.б. бар иде.

Мәскәүдә беренче тапкыр Сабантуй 1996 елда уздырылган иде. Ике дистә ел ярым вакыт эчендә аның масштаблары һәм популярлыгы сизелерлек артты. Бәйрәм Русия башкаласында иң массачыл бәйрәмнең берсе, анда төрле милләт һәм дин тотучы дистәләгән мең кеше катнаша.

Чыганак: Башинформ.

Мәскәүдә сабантуй үтте
Мәскәүдә сабантуй үтте
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: