+18 °С
Ачык
Лидерлар Русия-Һиндстан мөнәсәбәтләренең актуаль темаларын җентекләп тикшерделәр, икътисад өлкәсендә үзара файдалы багланышларны алга таба үстерүгә аерым игътибар бирделәр. Ике яклы сәүдә күләменең, авыл хуҗалыгы продукциясен алмашуны да кертеп, сизелерлек артуы канәгатьлек белән билгеләп үтелде. Русия һәм Һиндстан арасында аеруча өстенлекле стратегик партнерлыкны һәрьяклап ныгытуга икеяклы теләктәшлек белдерелде.
Владимир Путин һәм Нарендра Моди шәхси контактларны дәвам итү, шулай ук башка дәрәҗәләрдәге багланышларны дәвам итү турында килештеләр.
Чыганак: кремлин.ру