Барлык яңалыклар
Новости
1 июль 2022, 16:50

Җәйге сәяхәт

Җәйге ял чорында кем кая барырга дип хыялланган вакытта, без, Уфа районының татар теле укытучылары, Болгар – Казан – Свияжск маршруты буенча сәяхәт кылырга булдык.

Җәйге сәяхәт
Җәйге сәяхәт

Болгар шәһәре – һәрбер татар кешесе өчен изге урын. Шәһри Болгар җирләрендә булып, борынгы бабайлар йөргән юллардан узу – безнең өчен зур шатлык булды. Болгар дәүләте турында күп мәгълүмат тупладык, кызыклы риваятьләр ишеттек. Бу сәяхәт безнең күңелләрдә халкыбыз тарихына ихтирамыбызны һәм кызыксынуыбызны тагын да арттырды.
Сәяхәтебезнең икенче көнен Казанда үткәрдек. Анда бик күп истәлекле, тарихи урыннарны: Казан Кирмәнен, Кол Шәриф мәчетен һәм Сөембикә манарасын күрдек, "Туган авыл", "Татар бистәсе" комплексларында, башка бик күп истәлекле урыннарда булдык. Бөек мәгърифәтче, дин әһеле, галим, тарихчы, күп китаплар авторы Шиһабетдин Мәрҗәнигә куелган һәйкәл янында да булдык, Татар бистәсендәге архитектура истәлекләре белән таныштык.
Тынлыкка күмелгән Свияжск үзенчәлекле утрау-шәһәре — тарих хәзинәсе, безне сәяхәтебезнең өченче көнендә каршы алды. Ул 1551 нче елда Иван Грозный тарафыннан Казанны алу максатыннан төзелгән. Свияжск бик күп илләрдән килгән сәяхәтчеләрнең игътибарын җәлеп итә, ул — биш гасырлык тарихы булган вакыйгаларның шаһиты.
Сәяси репрессия корбаннарына куелган һәйкәл янында мәшһүр татар шагыйре Хәсән Туфанның аянычлы язмышын искә алдык. 1940 елда аны гаепсезгә кулга алалар һәм ул 10 ел гомерен утрау-шәһәр төрмәсендә үткәрә. Бүгенгесе көндә монда яңа йортлар төзелә, фестивальләр үткәрелә, кафелар һәм сувенир лавкалары ачыла тора, ә анда яшәүчеләр чын вакыт машинасына әверелгән утрау-шәһәрнең кабатланмас атмосферасын саклыйлар.
Бу сәяхәттән без аңлатып бирә алмаслык зур хис-кичерешләр белән кайттык. Бер яклап, татар халкының аянычлы язмышына моңсулансак, икенче яктан аның көчлелегенә, тырышлыгына горурландык та, сокландык та.
Мондый сәяхәтләр күңелләрне илһамландыра, яңа үрләргә әйди, шуңа күрә ул соңгысы булмас дип ышанабыз.

Уфа районының татар теле һәм әдәбияты укытучылары оешмасы җитәкчесе  Әлфия Гаетхан кызы Диңгезбаева.

Җәйге сәяхәт
Җәйге сәяхәт
Автор: Дильбар Сулейманова
Читайте нас