Барлык яңалыклар
Новости
30 июнь 2022, 09:51

Кыйгыда этнофестиваль

Кыйгы районында  шәҗәрә төзү, чичәнлек, милли музыка коралларында уйнау (курай, кубыз, кылкубыз, думбыра), башкорт традицион яисә заманча милли киемен күрсәтү, җәядән ату буенча көч сынашканнар.

Кыйгыда этнофестиваль
Кыйгыда этнофестиваль

70 тән артык бала һәм яшүсмер башкорт мәдәниятенең “Милли мозаика” балалар этнофестивалендә катнашкан.

Чара "Мәдәният" илкүләм проекты буенча үткәрелде, дип хәбәр итә Башкортстанның Кыйгы районы администрациясе. "Конкурста 70 тән артык кеше катнашты, шул исәптән фольклор коллективлар да. Алар арасында 7 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар һәм яшүсмерләр, республиканың биш районыннан балалар коллективлары бар иде".

Фестиваль программасы бай булган. Җиңүчеләр биш номинация буенча билгеләнгән: шәҗәрә төзү, чичәннәр, милли музыка коралларында уйнау (курай, кубыз, кылкубыз, думбыра), башкорт традицион яисә заманча милли киемен күрсәтү,  җәядән ату конкурслары. 

Кыйгыда этнофестиваль
Кыйгыда этнофестиваль
Автор: Дильбар Сулейманова
Читайте нас