+1 °С
Болытлы
Русия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин Каспий саммитында катнашучы дәүләт башлыклары очрашуында катнашты.
Очрашу тар составта башланды һәм киңәйтелгән составта дәвам итте.
Русия, Әзәрбәйҗан, Иран, Казахстан һәм Төрекмәнстан президентлары Каспийда төрле өлкәләрдә хезмәттәшлекнең актуаль мәсьәләләре, дәүләт башлыкларының алдагы очрашуларында кабул ителгән карарларны тормышка ашыру турында фикер алыштылар.
Саммит нәтиҗәләре буенча коммюнике кабул ителде.
Бу хакта тулырак: http://www.kremlin.ru/events/president/news/68779.