Барлык яңалыклар
Новости
28 июнь 2022, 11:27

Эшмәкәрлек хуплана

Башкортстанда шәхси эшмәкәрләр һәм үзмәшгульләр үз эшләрен ачу өчен 250 мең сумга кадәр акча ала ала.

Эшмәкәрлек хуплана
Эшмәкәрлек хуплана

Башкортстанда шәхси эшмәкәр һәм үзмәшгуль статусына ия кешеләр үз эшләрен ачуга 250 мең сумга кадәр акча алырга, шулай ук уку өчен чыгымнарын 30 мең сумга кадәр компенсацияләргә мөмкин. Бу хакта карарны республика премьер-министры Андрей Назаров имзалады.

Элегрәк дәүләт ярдәме чарасы кереме яшәү минимумыннан түбән булган затлар өчен тәгаенләнгән булган, әмма аны халыкара чикләүләргә бәйле рәвештә киңәйткәннәр.

Түләүләрнең төп шарты -- дисквалификацияләнгән затлар реестрында булмау, шулай ук салым һәм җыемнар буенча бурычларның 10 мең сумнан артык булмавы.

Чыганак: Башинформ.

Эшмәкәрлек хуплана
Эшмәкәрлек хуплана
Автор: Дильбар Сулейманова
Читайте нас