-3 °С
Болытлы
Ике ил лидерының очрашуы истәлекле көндә -- илләр арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштыруга 30 ел тулган көнне уза. Үзара хезмәттәшлек ныгый: узган ел товар әйләнеше өчтән бергә арткан, ул 38 миллиард доллардан артык тәшкил иткән, һәм агымдагы елның беренче дүрт аенда бу арту дәвам итә.
В.Путин әйтүенчә, Русия Белоруссия икътисадына соңгы елларда дүрт миллиард доллар инвестицияләгән. Белоруссия предприятиеләре ягыннан да инвестицияләр бар. Уртак зур проектлар эшләп килә.
Бу хакта тулырак: kremlin.ru.