Барлык яңалыклар
Новости
27 июнь 2022, 09:43

Бәләбәйдә измә-бетон җайланмасы

Измә-бетон җайланмасы сәгатенә 26 кубометр продукция җитештерү куәтенә ия.

Бәләбәйдә измә-бетон җайланмасы
Бәләбәйдә измә-бетон җайланмасы

Башкортстан Республикасының Бәләбәй шәһәрендә «Стройснабмастер» компаниясе «Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проекты ярдәмендә алган җир кишәрлегендә тимер-бетон эшләнмәләр җитештерүне башлап җибәргән. Бу хакта Бәләбәй районы администрациясе хәбәр итә.

«Стройснабмастер» --  социаль-икътисадый үсеш территориясе резидентларының берсе. Компания 41 эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк инвестицион проектны гамәлгә ашыра.

Шушы көннәрдә монда Златоусттан кайтартылган, сәгатенә 26 кубометр продукция җитештерү куәтенә ия измә-бетон җайланмасын эшләтеп җибәргәннәр. Анда тимер-бетон измә, свайлар һәм плитәләр җитештерелеп, шәһәрнең төзелеш оешмаларына, шулай ук шәхси клиентларга сатыла башлаячак. 

Бәләбәйдә измә-бетон җайланмасы
Бәләбәйдә измә-бетон җайланмасы
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: