Барлык яңалыклар
Новости
23 июнь 2022, 13:53

Кеше хокукларын кем яклар?

Башкортстан Башлыгы каршындагы Кеше хокуклары һәм гражданлык җәмгыяте институтларын үстерү советын Зөлфия Гайсина җитәкләячәк.

Кеше хокукларын кем яклар?
Кеше хокукларын кем яклар?

Башкортстан Башлыгы каршындагы Кеше хокуклары һәм гражданлык җәмгыяте институтларын үстерү советы рәисе итеп Зөлфия Гайсина билгеләнде. Бу хакта Указны республика җитәкчесе Радий Хәбиров имзалаган.

Совет рәисе урынбасары -- Флюр Нурлыгаянов, ә җаваплы сәркатип Владимир Савичев булачак.

Моннан тыш, Совет әгъзалары составы яңартылды, анда юристлар, журналистлар, галимнәр, экологлар, җәнлекләрне яклаучылар, иҗади интеллигенция һәм бизнес вәкилләре, сәламәтлек саклау, профсоюз хәрәкәте лидерлары, руханилар кергән.

Алар арасында альпинист һәм җәмәгать эшлеклесе Рөстәм Нәбиев, танылган кинорежиссер Айнур Әскәров һәм башкалар бар.

Кеше хокукларын кем яклар?
Кеше хокукларын кем яклар?
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: