+1 °С
Болытлы
2022 елның 21 июнендә Виктор Цойга 60 яшь тулган булыр иде. 80-90 нчы еллар яшьләренең легендар кумиры иде ул. Аның җырлары һаман да яңгырый, төрле җырчылар тарафыннан җырлана, төрле телләргә тәрҗемә ителә.
Артист фаҗигале рәвештә 28 яшендә генә һәлак була, һәм шуннан бирле ел саен аның үлем датасы хәтер акцияләре белән билгеләп үтелә.
Уфада Виктор Цой "Кино" төркеме белән 1990 елның апрель башында чыгыш ясады. Ул вакыйгаларның шаһитлары искә төшергәнчә, ул шәһәрдә өч көн эчендә сигез аншлаг концерты биргән.
Фото: Башинформ, Олег Яровиков.