Барлык яңалыклар
Новости
21 июнь 2022, 16:01

Кич буе симфонияләр яңгыраячак

Ачык һавада классик музыка тыңлыйсыгыз килсә, 25 июньдә 19.30 сәгатьтә  Уфага, "Торатау" конгресс-холлы амфитеатрына килегез.

Кич буе симфонияләр яңгыраячак
Кич буе симфонияләр яңгыраячак

"Евразия йөрәге" Халыкара сәнгать фестивале кысаларында  Башкортстанның Милли симфоник оркестры башкала халкына һәм кунакларына ачык һавада классик музыка кичәсе бүләк итәчәк. Баш дирижер -- Башкортстанның атказанган артисты Дмитрий Крюков. 

"Симфотөн-2022" 25 июньдә 19.30да "Торатау" конгресс-холлы амфитеатрында узачак. Анда дөньякүләм классик музыка шедеврлары яңгырар дип көтелә.

 Күпләр яратып өлгергән һәм көтеп алган «Евразия йөрәге» халыкара сәнгать фестивале исә  Уфада 24-26 июнь көннәрендә узачак.

В.Шахов фотосы.

Кич буе симфонияләр яңгыраячак
Кич буе симфонияләр яңгыраячак
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: