Новости
18 Июня 2022, 10:18

Икътисад форумы

Владимир Путин  XXV Петербург халыкара икътисадый форумының пленар утырышында катнашты.

Икътисад форумыИкътисад форумы
Икътисад форумы

Чарада  шулай ук Казахстан Президенты Касым-Жомарт Токаев катнашты. Кытай Халык Республикасы рәисе Си Цзиньпин һәм Мисыр Президенты Габделфәттах Сиси катнашучыларга видеомөрәҗәгать юлладылар. Быел форум «Яңа дөнья -- яңа мөмкинлекләр» девизы астында уза.

В.Путин форумның бөтен дөнья җәмәгатьчелеге өчен катлаулы вакытта узуын, базар һәм глобаль икътисадый системаның һөҗүм астында калуын билгеләде. "Элек пандемия сәбәпле бозылган күп кенә сәүдә, җитештерү, логистика элемтәләре хәзер яңа сынаулар аша уза. Моннан тыш, бизнес өчен төп төшенчәләр, эшлекле репутация, милек кагылгысызлыгы һәм дөнья валюталарына ышаныч нык какшады", -- диде ул.

Тулырак бу хакта: кремлин.ру

 

 

Икътисад форумы
Икътисад форумы
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас