Барлык яңалыклар
Новости
16 июнь 2022, 10:19

Кашкадан паркы гүзәлләнә

Сипайловоны хәзер "Дубайлово" дип тә атыйлар икән. 

Кашкадан паркы гүзәлләнә
Кашкадан паркы гүзәлләнә

Уфаның «Кашкадан» паркы реконструкцияләүдән соң Русиядә иң яхшы паркларның берсенә әверелде. Мондый фикер "Башинформ" агентлыгы тарафыннан үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләре белән танышканнан соң туа.

Кашкадан күле турында тарихи документларда  беренче тапкыр  XVIII гасыр башында искә алына. Парк үзе 20 ел элек оештырылган. Аның мәйданы 31,5 гектардан артык, шуның 13 гектарын күл алып тора.

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча Уфа паркын масштаблы төзекләндерү 2020 елның көзендә башланды. Беренче чиратта күлнең туңуы һәм бака ефәге белән каплануы проблемасын хәл иттеләр.

Төзекләндерүнең икенче этабы 2021 елның декабрендә старт алды. Күлне су белән тутырдылар, ә яр линиясе ландшафтын төзекләндерделәр. Күл периметры буйлап көймәләр причалы һәм балык тоту өчен мәйданчыклы пирслар урнаштырылган.

Актив ял яратучылар скейтпаркны бәяләргә өлгерде инде, ә иҗат яратучылар өчен кечкенә сәхнәдә мәдәни программалар уза. Бүгенге көндә дүрт амфитеатр, ял итү зоналар булдырыла.

Паркта иллюминациягә аерым игътибар бирелә.  Юллар, шулай ук юл буендагы агачлар һәм пространство 356 ак лампа һәм RGBW-прожектор ярдәмендә яктыртыла. Пирслар, пандуслар һәм пирслар арасындагы кичүләрне  237 лампа яктыртачак.

Күл өстенә махсус колоритны мультимедиа фонтаны бирә. Уфалылыр аны Дубай фонтаннарына охшата.

Пляж зонасы да сизелерлек үзгәрде. Паркны төзекләндерү буенча барлык эшләрнең бәясе 650,3 млн. сум дип бәяләнә.

Паркның архитекторы -- Ришат Шакирҗанов.

Чыганак: "Башинформ".

Кашкадан паркы гүзәлләнә
Кашкадан паркы гүзәлләнә
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: