Алексей Кудрин билгеләвенчә, соңгы айда Хисап палатасында ике вакыйга булган. Беренчедән, ул Федерация Советы һәм Дәүләт Думасы алдында узган елгы эшләр турында хисап тоткан. Икенчедән, бу көннәрдә Хисап палатасы Дәүләт Думасына 2021 елда бюджет үтәлеше турында Хөкүмәтнең отчетына бәяләмә тәкъдим иткән.
Узган ел эчендә генә 1,5 триллион сумлык җитешсезлекләр табылган. Нигездә, бу -- бухгалтерлык, максатчан кулланмау, сатып алу процедураларын бозу белән бәйле хокук бозулар. Хөкүмәт биш ел эчендә бюджетны беренче тапкыр 97,5 процентка үтәгән. Шул ук вакытта 645 миллиард сум үзләштерелеп бетелмәгән.
Тулырак бу хакта: kremlin.ru.