Новости
15 Июня 2022, 04:32

Урал туристларны көтә

"Зур Урал" туристик макротөбәгенә Башкортстан, Пермь крае, Свердловск һәм Чиләбе өлкәләре керәчәк.

Урал туристларны көтәУрал туристларны көтә
Урал туристларны көтә

"Зур Урал" макротөбәге кысаларында бердәм туристик навигация, визит-үзәкләр челтәре һәм төбәкара маршрутлар оештырылмакчы. "Зур Урал" макротөбәгенә Башкортстан, Пермь крае, Свердловск һәм Чиләбе өлкәләре керә. Бу хакта Свердловск өлкәсе губернаторы урынбасары Дмитрий Ионин хәбәр итә. Проект "Туризм һәм кунакчыллык индустриясе" илкүләм проекты кысаларында гамәлгә куела.  Җәяү йөрү, су, велосипед һәм кар гизү маршрутларын эшләү, маршрутларда хезмәт күрсәтүнең бердәм стандартларын булдыру, тимер юл һәм авиачартерлар оештыру планлаштырыла.  Мондый үзгәрешләр туристларның мобильлеген арттырачак, шулай ук Урта Уралга кунакларның тотрыклы агымын тәэмин итәчәк.

Фото: unsplash.

Урал туристларны көтә
Урал туристларны көтә
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас