Барлык яңалыклар
Новости
14 июнь 2022, 23:10

Нефть заводында янгын булган

Мичне чистартканда газлы һава катнашмасы янып киткән. 

Нефть заводында янгын булган
Нефть заводында янгын булган

Бүген,14 июнь көнне Стәрлетамак шәһәрендәге нефть химиясе заводында янгын булган. Иртәнге 11дә мичне чистартканда газлы һава катнашмасы янып киткән. Бу хәл нәтиҗәсендә дүрт кеше зыян күргән, аларның берсе – 59 яшьлек ир-ат урында һәлак булган. Исән калган өч кеше пешкән, аларны Стәрлетамак шәһәре клиник хастаханәсенә озатканнар. Алар авыр хәлдә дип хәбәр итәләр.

Вакыйга урынында республиканың Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, гадәттән тыш хәлләр буенча Дәүләт комитеты һәм башка авария бүлекчәләре – барлыгы 58 кеше һәм 20 берәмлек техника эшләгән.

Тикшерү комитеты Башкортстанның нефть химиясе заводында газ шартлау уңаеннан җинаять эше кузгаткан.

 


Тикшерү бүлеге фотосы.

Автор: Мунир Вафин
Читайте нас