

В.Путин билгеләп үтүенчә, Русиядә 20 елдан артык инде аграр лизинг эшли. Бу вакыт эчендә агросәнәгать комплексына 400 миллиард сум инвестицияләнгән, шул исәптән өчтән бере -- соңгы дүрт елда. Компания илнең барлык төбәкләрендә уңышлы эш алып бара.
"2020 елдан башлап, без дистәләгән еллар дәвамында барлыкка килгән күпьеллык тенденцияне үзгәртә алдык. Элек техника сатып алынганнан күбрәк читкә чыга иде. 2020 елдан соң сатып алына торган техника күләме югарырак. Техника сатып алу һәм аны лизингка тапшыру буенча безнең төп эшчәнлегебездән тыш, без инде берничә ел импортны алмаштыруга һәм экспортны үстерүгә юнәлтелгән эре инвестиция проектларын гамәлгә ашыру белән шөгыльләнәбез", -- дип сөйләде П. Косов. Һәм Ярославль өлкәсенең Тутаев шәһәрендәге туңдырма җитештерү заводы, Владивостоктан ерак түгел «Надеждинское» алдынгы үсеш территориясе турында хәбәр итте.