

Башкортстан Республикасының Талбазы үзәк район хастаханәсенә рентген диагностика комплексы кайтартылган. Бу «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының «РФ беренчел звеносын модернизацияләү» федераль проекты кысаларында мөмкин булган.
Комплекс 2006 елда алынган рентген аппаратына алмашка куелган. Яңа җиһазларны урнаштыру алдыннан биналарда санитария-гигиена һәм техник таләпләр нигезендә капиталь ремонт үткәрелгән.
"Яңа җиһазлар ике эш урынына исәпләнгән. Анда цифрлы һәм рентген аппаратларында эшләү методикасына ия булган рентгенолаборантлар һәм табиб-рентгенологлар эшләячәк. Яңа аппарат барлык процедураларны бер урында һәм бер үк вакытта үткәрергә мөмкинлек бирә", -- ди Талбазы үзәк хастаханәсенең баш табибы Роберт Иштуков.