-3 °С
Болытлы
"Америка Кушма Штатлары Киевка ерак араларга тәгаенләнгән ракеталар бирсә, Русия әле моңарчы кагылмаган объектлар буенча нәтиҗәләр ясаячак", – дип белдерде Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин. Дәүләт башлыгының Павел Зарубинга "Мәскәү" программасы өчен биргән интервьюсы "Русия-1" телеканалы эфирында "Вести недели" программасында күрсәтелде.
Билгеле булуынча, быел 24 февральдә Русия Федерациясе Украинада хәрби операция башлады. Ул анда демилитаризация һәм денацификация үткәрү максатын куйды.