Барлык яңалыклар
Новости
4 июнь 2022, 17:56

Килешүләр күп булды

"Урал аръягы" ("Зауралье") бөтенрусия инвестиция сабантуенда 107 млрд сумлык килешүләргә кул куелды.

Килешүләр күп булды
Килешүләр күп булды

Сибайда 2-4 июньдә "Урал аръягы" ("Зауралье") бөтенрусия инвестиция сабантуе узды. Аның нәтиҗәләре буенча 107 млрд сумлык килешүләргә кул куелган.

Бирегә хезмәттәшлек турында инвесткилешүләр һәм документлар, шулай ук "Система" АФК, "ИнгФуд", "Евродеталь-сервис", "Глобал Фуд Салават-2" предприятиеләре, шулай ук Төркиянең Nevco холдингы белән багланышлар кысаларындагы проектлар да керде.

Моннан тыш, Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров республикада күмәртәле азык-төлек базары булдыру һәм Башпотребсоюз кулланучылар кооперациясе оешмаларының икътисадый һәм финанс хәлен үстерү турында Русия кулланучылар җәмгыятьләренең үзәк берлеге белән шартнамәгә кул куйды.

Чыганак: Башинформ.

Килешүләр күп булды
Килешүләр күп булды
Автор: Дильбар Сулейманова
Читайте нас