Барлык яңалыклар
Новости
4 июнь 2022, 18:03

Ике йөз ирекмән катнашты

Быел "Урал аръягы" инвестсабантуенда волонтерлар күп булды.

Ике йөз ирекмән катнашты
Ике йөз ирекмән катнашты

Быел "Урал аръягы" инвестсабантуенда  200гә якын ирекмән катнашты. Башкача мөмкин дә түгел. Чөнки күпсанлы кунаклар, төрле сессияләр, түгәрәк өстәлләр, утырышлар, профильле очрашулар, күпмилләтле Башкортстан халыкларының тарихы һәм кунакчыллыгы турында сөйләүче дистәләгән күргәзмәләр һәм мәдәни программа -- инвестиция сабантуе программасы искиткеч бай иде.

Волонтерлар төрле юнәлешләр буенча эшләде: кунакларны каршы алды һәм озатып йөрде, аккредитация һәм навигация белән булышты, аларны урнаштыру белән шөгыльләнде, беркетмәләр алып барды, эшлекле программада катнашты.

Оештыручылар аларны Сибайга китерүне, аларның өч тапкыр туклануын һәм  яшәү урынын хәстәрләде. Шулай ук аларга аерым экипировка бирелде, уку курслары оештырылды.

Соңыннан нәтиҗәләр буенча ирекмәннәргә Рәхмәт хатлары тапшырылачак.

Фото: "Стәрлетамак эшчесе".

 

Ике йөз ирекмән катнашты
Ике йөз ирекмән катнашты
Автор: Дильбар Сулейманова
Читайте нас