+15 °С
Облачно


Владимир Путин Сочи резиденциясендә Африка берлеге рәисе, Сенегал Президенты Макки Салл белән сөйләште, анда шулай ук Африка берлеге комиссиясе рәисе Мусса Факи Махамат катнашты.
В. Путин Русиянең һәрвакыт Африка ягында булуын, Африканың колониализм белән көрәшен хуплавын әйтте. 2019 елда Сочида Русия -- Африка саммиты үтүен искә төшерде.
Быелгы елның беренче айларында үзара сәүдә тагын да үсешкән, 34% тан артып киткән. В. Путин шулай ук Африка илләре белән гуманитар бәйләнешләр көчәя баруын, Русиянең Африка мәдәниятенә зур кызыксыну белән каравын билгеләде.
Тулырак: kremlin.ru.