Еврокомиссия башлыгы Урсула фон дер Ляйен белдерүенчә, ел азагына Евросоюз Русиядән нефть чыгаруны 90% ка киметәчәк.
Евросовет башлыгы Мишель әйтүенчә, алтынчы санкция пакетында өлешчә нефть эмбаргосы бар. Анда шулай ук башка чаралар, аерым алганда, Саклык банкын (Сбербанк) SWIFTтан өзү, Европада Русиянең өч телеканалын тыю һәм шәхси санкцияләр каралган.
Көнбатыш Украинаны денацификацияләү һәм демилитарлаштыру буенча махсус операция башланганнан соң Мәскәүгә санкция басымы көчәйде.
Евросоюз илләрендә Русия нефте һәм газыннан баш тарту мөмкинлегенә җитди карыйлар.
Шул ук вакытта санкцияләрнең алтынчы пакетына кайбер дәүләтләр, аерым алганда, Маҗарстан (Венгрия) каршы чыга.
Фото: Pixabay.