Барлык яңалыклар
Новости
27 Май 2022, 10:37

Зининода юлүткәргеч

Төп максат -- хәвефсезлек.

Зининода юлүткәргеч
Зининода юлүткәргеч

Уфа янындагы Зинино авылы янында «Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча яңа юл үткәргеч төзелү дәвам итә. Бу хакта Уфа хакимияте хәбәр итә. 

Булачак юлүткәргечнең озынлыгы -- 106 метр. Хәзерге вакытта юл эшчеләре су үткәрү торбасын һәм пролет корылмасының балконын урнаштыруны дәвам итә. Моннан тыш, юл челтәрләрен төзекләндерү эшләре бара. Барлык төзелеш эшләре киләсе ел ахырында тәмамланачак.

«Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар» илкүләм проекты ил юлларын уңайлы һәм куркынычсыз итү максатын куя. Төп максат -- 2030 елга юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә вафат булучылар санын 3,5 тапкырга киметү.

Зининода юлүткәргеч
Зининода юлүткәргеч
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: