Барлык яңалыклар
Новости
27 Май 2022, 10:18

Түләүләр арта

1 июньнән пенсияләр ун процентка индексацияләнә һәм яшәү минимумы күләме арттырыла.

Түләүләр арта
Түләүләр арта

Русия Президенты Владимир Путин Русиядә 1 июньнән пенсияләрне 10% ка индексацияләргә һәм яшәү минимумы күләмен арттырырга тәкъдим итте, 1 июльдән минималь хезмәт хакы күләме дә шулкадәр артырга тиеш. Тулаем алганда, бу илнең 54 млн кешесенең керемен арттырырга тиеш.

Шулай итеп, эшләмәүче пенсионерларның пенсияләре 1 июньнән 10% ка артачак. Хезмәт министрлыгы башлыгы Антон Котяков ачыклык керткәнчә, арттырылган пенсияләрне 35 миллион русияле алачак, алар 3 июньдән килә башлаячак.

Моннан тыш, 1 июньнән яшәү минимумы күләме артачак. Пособиеләрнең һәм түләүләрнең бер өлеше әлеге күрсәткечтән чыгып исәпләнә, индексация балалы гаиләләр өчен өстәмә ярдәм булачак. Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, яшәү минимумына бәйле түләүләрне илдә 15 млн кеше ала.

Түләүләр арта
Түләүләр арта
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: