Фәрештәләр әҗәле җиткән кешеләрнең җаннарын ала
Кайсыбер фәрештәләргә гомерләре азагына җиткән кешеләрнең җанын чыгарырга кушылган: “Әйт: “Сез аңа тапшырылган үлем фәрештәсе сезнең җаныгызны алыр, ә аннан соң сез Раббыгызга кайтарылырсыз”” (Коръән, “Сәҗдә” сүрәсе, 32:11).
Кешенең җанын алуда бер генә фәрештә катнашмый икән:“Сезнең берегезгә үлем килсә, Безнең илчеләребез (фәрештәләр) аның җанын ала, һәм алар (җитешсезлек) җибәрми” (Коръән, “Мал” сүрәсе, 6:61).
Кяферләрнең һәм гөнаһлыларның җаннарын фәрештәләр тупас һәм каты итеп тартып чыгара һәм аларга карата йомшаклык һәм кызгану тойгысы кичерми: “Кяфер булганнарның ничек итеп гомерләрен тәмамлавын син күрсәң иде! (Тәннәреннән җаннарын йолкып чыгарган вакытта) фәрештәләр аларның битләреннән һәм аркаларыннан сугып: “Һәм өтә торган (Утның) газабын татыгыз!” – ди” (Коръән, “Трофейлар” сүрәсе, 8:50).
Ә берәр мөэмин-мөселманга үлем сәгате җитсә, аңа куанычлы хәбәр җиткерер һәм аны куәтләр өчен, аның янына фәрештәләр төшә: “Хактыр, “Раббыбыз – Аллаһ”, – дип әйтеп, аннан соң туры (ягъни Аллаһ Сүзен үтәүдә тайпылышсыз) булганнарга (үлем мәлендә) фәрештәләр төшә: “Хәвефләнмәгез, һәм кайгырмагыз, һәм сезгә вәгъдә ителгән Җәннәткә куаныгыз” (Коръән, “Ачык аңлатылдылар” сүрәсе, 41:30).
Гомәр Сөләймән әл-Әшкарнең “Фәрештәләр дөньясы” (“Мир ангелов”) китабыннан һәм дини матбугаттан.