Барлык яңалыклар
Новости
25 Май 2022, 09:25

"Соңгы кыңгырау" чыңлый

Бүген 14 сәгатьтә Конгресс-холлның астагы мәйданында чыгарылыш сыйныф укучылары, укытучылар һәм ата-аналар җыела.

"Соңгы кыңгырау" чыңлый
"Соңгы кыңгырау" чыңлый

Бүген Башкортстан мәктәпләрендә  «Соңгы кыңгырау». Бу көнне чыгарылыш сыйныф укучылары мәктәп белән символик рәвештә саубуллаша. Алда -- имтиханнар, һөнәр сайлау һәм  чыгарылыш кичәләре.

Уфада быел 119 гомуми белем бирү оешмасында 4853 унберенче сыйныф укучысы исәпләнә. 

Башкалада уку елы тәмамлануга багышланган зур бәйрәм быел яңа мәйданчыкта узачак. 25 майда "Торатау" Конгресс-холлының астагы мәйданында 14 сәгатьтә чыгарылыш сыйныф укучылары, укытучылар һәм ата-аналар өчен шәһәр бәйрәме башлана. Программада -- вальс башкару, бию флешмобы, шәһәр мәктәпләре укытучыларының җыелма хоры чыгышы, чыгарылыш сыйныф укучыларының үзләренең иҗади номерлары һәм ата-аналардан котлаулар. 

26 майдан унберенче сыйныф укучылары бердәм дәүләт имтиханын тапшыра башлаячак. БДИ 2 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

Чыганак: Башинформ.

"Соңгы кыңгырау" чыңлый
"Соңгы кыңгырау" чыңлый
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: