Болон системасы ике дәрәҗәле белем бирү системасын күздә тота: бакалавриат һәм магистратура. Русия мәгариф системасында, алардан тыш, биш-алты ел дәвамында белгечләрне дә әзерлиләр.
Русия югары уку йортлары Болон системасыннан чыгарга мөмкин. "Болон системасына узган этап кебек карарга кирәк. Киләчәк үзебезнең уникаль мәгариф системасында, ә аның нигезендә илкүләм икътисад мәнфәгатьләре һәм һәр студент өчен максималь мөмкинлекләр киңлеге ятарга тиеш", -- дип белдерде Мәгариф һәм фән министры Валерий Фальков.
ЛДПР фракциясеннән Леонид Слуцкий да шундый фикердә. Болон системасын кертүне ул яшьләр өстендә үткәрелгән уңышсыз эксперимент белән тиңләде. Депутат Русиядәге классик мәгариф системасына әйләнеп кайту яклы.
Фото: Pixabay.