Барлык яңалыклар
Новости
24 Май 2022, 10:21

Бабайда яңа ФАП

Быел май аенда Калтасы районының Бабай авылында яңа ФАП ачылды.

Бабайда яңа ФАП
Бабайда яңа ФАП

Медучреждение «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты ярдәмендә төзелгән, дип хәбәр итә муниципаль район хакимияте. 

"Авыл өчен фельдшер-акушерлык пункты ачылу -- зур һәм көтеп алынган вакыйга. Ул авыл өчен икенче сулышка әйләнсен, ә фельдшерның мөмкин кадәр күбрәк кешеләргә ярдәм итү мөмкинлеге булсын. Республика җитәкчелеге һәм без бүген авыл җирендә тормыш шартларын яхшыртырга ниятлибез", -- дип билгели Калтасы районы хакимияте башлыгы вазыйфаларын башкаручы Алексей Горев.

«Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты эшкә яраклы яшьтәге халыкның үлем-китем санын киметүне, медицина оешмаларында кадрлар кытлыгын бетерүне, барлык гражданнарны профилактик караулар белән тәэмин итүне күздә тота. РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән гамәлгә куелучы илкүләм проектлар 2019 елда старт алды.

Бабайда яңа ФАП
Бабайда яңа ФАП
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: