Барлык яңалыклар
Новости
19 Май 2022, 14:01

Ярты гасыр буе дөреслек эзли

Ул 13 елын нахак гаеп өчен рәшәткә артында үткәргән. 90нчы елларда исә чын җинаятьче үз гаебен танып, гариза язган, ә шаһитлар Фәтхулла Исхаковка яла ягуларын таныган. 

Ярты гасыр буе дөреслек эзли
Ярты гасыр буе дөреслек эзли

Русия Югары суды 85 яшьлек Фәткулла Исхаковның эшен караган. Утырыш БР Югары суды бинасында видеоэлемтә буенча узган.

Фәткулла Исхаков кеше үтерергә маташу өчен гомеренең 13 елын рәшәткә артында үткәргән. «Честно говоря» телепроекты мәгълүматлары буенча, ул ярты гасырдан артык гаделлек эзли һәм  исемен аклау өметен югалтмый. 90нчы елларда чын җинаятьче үз гаебен танып, гариза язган, ә шаһитлар Фәтхулла Исхаковка яла ягуларын таныган. 

Фаткулла Бәдретдин улы Русия Югары суды аны аклар дип өметләнгән булган. Акласалар, Русия суд практикасында мондый хәл беренче тапкыр булыр иде. Тик суд Исхаков эшен алтынчы кассация судына җибәрергә дигән карар чыгарган, ахыргы карар шунда кабул ителергә тиеш.

Чыганак: Башинформ.

 

 

Ярты гасыр буе дөреслек эзли
Ярты гасыр буе дөреслек эзли
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: