+13 °С
Болытлы
В Путин үз чыгышында шуны билгеләде: Русия өчен, аның бай углеводород запаслары белән бергә, нефть тармагы, тулаем ягулык-энергетика комплексы кебек үк, ил икътисадының әйдәп баручы юнәлешләреннән берсе булды һәм шулай булып кала да. Ул эчке базарны тәэмин итүдә һәм, әлбәттә, илнең экспорт потенциалын тормышка ашыруда мөһим роль уйный.
Президент соңгы сәяси вакыйгаларга бәйле рәвештә, илкүләм мәнфәгатьләрне мөмкин кадәр якларга, икътисади суверенитетны ныгытырга ярдәм итәчәк өстәмә чаралар планы турында фикер алышырга чакырды.
Тулырак: kremlin.ru.