Финляндиянең НАТОга керү өчен гариза бирүе белән бәйле рәвештә, ачыктан-ачык фикер алышу үткәрелде.
Владимир Путин ассызыклаганча, хәрби нейтралитетның традицион сәясәтеннән баш тарту хаталы, чөнки Финляндия куркынычсызлыгына бернинди янаулар да юк. Илнең тышкы сәяси курсының мондый үзгәреше Русия-Финляндия мөнәсәбәтләренә тискәре йогынты ясарга мөмкин, ә бит алар күп еллар дәвамында үзара дуслык һәм партнерлык рухында төзелгән һәм ике якка да файдалы иде.
Лидерлар шулай ук Украинадагы вәзгыять турында сөйләштеләр. Владимир Путин, аерым алганда, Русия һәм Украина вәкилләре арасындагы, Киев тарафыннан туктатылган, җитди һәм конструктив кызыксыну белдерелмәгән сөйләшү процессына бәя бирде.
Чыганак: кремлин.ру