Барлык яңалыклар
Новости
10 Май 2022, 08:44

Җиңү көненә зур концерт

Уфада «Торатау» конгресс-холлы амфитеатрында Җиңү көненә багышланган «Бөек батырлык халык хәтерендә!» бәйрәм концерты үтте.

Җиңү көненә зур концерт
Җиңү көненә зур концерт

Сугыш еллары җырларын һәм заманча эстрада композицияләрен тыңларга ветераннар, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, уфалылар һәм башкала кунаклары җыелды. Кичәнең музыкаль программасы 19.00 сәгатьтә старт алды. Тамашачылар артистлар башкаруында балачактан ук таныш булган җыр-моңнарны яратып тыңладылар.

Концертта катнашучылар арасында: Фәйзи Гаскәров исемендәге халык биюләре дәүләт академия ансамбле, «Мирас» җыр һәм бию фольклор ансамбле, атказанган сәнгать эшлеклеләре һәм артистлар, популяр яшь башкаручылар,   «Джентельменнар», «Премьер» төркемнәре, «Zainetdin Neo Vision»  һәм башкалар бар иде.

Концерт барышында Уфада Җиңү парадында катнашкан иң яхшы парад расчетларын бүләкләү булды. Җиңүче дип Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа юридик институтының хатын-кызлар парад расчеты танылды.

Тамашачылар өчен җырчы МакSим һәм Николай Басковның чыгышы күңелле сюрприз  булды.

 Концертта катнашучыларны һәм тамашачыларны Башкортостан Башлыгы Радий Хәбиров сәламләде. Ул Украинада махсус хәрби операция барышында катлаулы миссия башкаручы Русия солдатларына рәхмәт белдерде, шулай ук ДНР башлыгы Денис Пушилинны туган көне белән котлады. Николай Басков һәм Лев Лещенкога "Башкортстанның халык артисты" таныклыкларын тапшырды.

Бәйрәм кичәсе Лев Лещенко башкаруында "Җиңү көне"  җыры белән тәмамланды. 

Чыганак: Башинформ.

Җиңү көненә зур концерт
Җиңү көненә зур концерт
Җиңү көненә зур концерт
Җиңү көненә зур концерт
Җиңү көненә зур концерт
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: