Чакмагыш районында Башкортстан Хөкүмәте һәм Сәламәтлек саклау министрлыгы ярдәмендә “Сәламәтлек саклау” илкүләм проекты кысаларында яңа поликлиника төзелде.
Бина сәламәтлек саклау өлкәсендә иң соңгы таләпләргә җавап бирә һәм заманча медицина җиһазлары белән җиһазландырылган: клиника-диагностика лабораториясе, рентген-кабинет, хирургия ярдәме һәм эндоскопия кабинетлары бар. Бер сменада 250 дән артык пациентны кабул итә алачак.
Поликлиниканы тантаналы ачуда Башкортстан Республикасы Башлыгы хакимияте җитәкчесе Максим Забелин, "Бердәм Русия"дән Дәүләт Думасы депутаты Римма Үтәшева, Башкортстан Республикасының Сәламәтлек саклау министры вазифаларын башкаручы Азат Рәхмәтуллин, Чакмагыш хакимияте башлыгы Реканс Ямалеев һәм башкалар катнашты.
Чыганак: https://bashkortostan.er.ru/